Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яңа күз табибы эшли

Күзләре әйбәт күрүчеләр - иң бәхетле кешеләр. Чөнки дөньяның бар матурлыгын, бар төсләре белән күргән кеше генә аның һәр сулышын тоя, сизә ала. Күзләр күңел матурлыгын да чагылдыралар. Алар шулай ук сәламәтлек көзгесе дә. Күзләр турында гомер буе кайгыртырга кирәк. Кызганыч, арабызда күз авырулары белән интегүчеләр дә шактый. Аларны үзвакытында...

Күзләре әйбәт күрүчеләр - иң бәхетле кешеләр. Чөнки дөньяның бар матурлыгын, бар төсләре белән күргән кеше генә аның һәр сулышын тоя, сизә ала. Күзләр күңел матурлыгын да чагылдыралар. Алар шулай ук сәламәтлек көзгесе дә. Күзләр турында гомер буе кайгыртырга кирәк. Кызганыч, арабызда күз авырулары белән интегүчеләр дә шактый. Аларны үзвакытында дәваларга гына кирәк.

Бер газета укучыбыз "Район үзәк шифаханәсенә Казаннан күз врачы килә икән, шул турыда аңлатып языгыз әле" дип сорагач, тулырак җавап алу өчен шифаханәгә юл тоттым. Үзебезнең табибәбез авырып китү сәбәпле, декабрь аеннан башлап биредә һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Казан табибы хезмәт күрсәтә һәм кирәк авыруга түләүсез операциягә юллама да бирә икән. Баш табиб Линар Әхмәтянов бу турыда менә ниләр сөйләде:

- Республиканың "Халыкка медицина ярдәме күрсәтү" үзәгенә түләүсез операция ясау өчен квота (квота-чикле сан дигәнне аңлата) бирелә. Республика буенча чират зур, бирелгән квота җитми. Халыктан да бу җәһәттән сорау күп керә. Без Йошкар Оланың "Лазер медицинасы үзәге" белән элемтәгә чыгып килешү төзедек. Шул килешү нигезендә, белгеч тә сорадык. Күз табибы Руслан Миңнебаев хәзер һәр атнаның пәнҗешәмбесендә килеп авырулар кабул итә, диагностика үткәрә. Кемгә операция кирәклеген билгели. Бернинди чикләүләр юк. Һәм билгеле бер көндә операциягә алып китә. Әйтеп үткәнчә, операция түләүсез. Авылларда халык җыеннары үткәндә бу турыда сүз еш кузгалтыла иде. Без барысын да халык канәгать булсын өчен эшлибез. Бу уңайлылык өчен рәхмәт әйтүчеләр шактый, - диде баш табиб.

Күз табибы Руслан Миңнебаев Апас халкын үз итеп өлгергән инде. Һәр күрсәткән ярдәменә сөенә ул:

- Декабрь аенда эшли башлаган идем. Йошкар-Олага барып дүрт апаслы түләүсез операция ясатты инде. Глоукома, катаракта, шикәр авыруы белән авыручылар бу өстенлектән файдаланалар.

Операцияләре уңышлы чыкты, берникадәр вакыттан соң икенче күзләренә дә ясатачаклар. Чөнки ике күзгә берьюлы ясалмый. Кыйммәтле "Луцентис" уколы түләүсез булганга да күпләр гаҗәпләнә. Чөнки килешүдә шулай каралган. Якты дөньяны үз күзең белән күрү иң зур бәхет. Күзләрне яшьтән сакларга кирәк. Юкка гына "күзем - күз нурым" дип әйтмиләр бит. Килегез, мин ярдәмгә һәрчак әзер, - диде күз табибы.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев