Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшәүче Әминә апа Тазиева балачактан ук эшнең мәлен белеп үскән

90 яшьлек туган көнендә гомеренең һәр өлешен искә алды ул.

(15 ноябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-иинформ”).


Әминә апа кечкенәдән эшкә батыр булган. 7 яшеннән чабаталар үргән, өйдәгеләргә аз булса да ярдәм итәргә тырышкан.
“Әтием кайткан төшкә чабаталарны әзерләп куя идем инде. Балачагым бик авыр елларда узды. Җиң сызганып эшләргә туры килде”, - ди ул үзе.
Әминә апа агроном белгечлеге алгач, Апаста дәүләт орлыкчылык инспекциясенә эшкә кайта. Башта агроном, аннан лаеклы ялга чыкканчы лаборант булып эшли. 50 елга якын хезмәт стажы булган өлкән лаеклы ялга да шушы оешмадан китә.
Әминә апа бер ул, бер кыз бала тәрбияләп үстергән. Кызы кызганычка каршы вафат булган. Улы Буа шәһәрендә яши.
Бүгенге көндә Әминә апа үзе генә гомер кичерә, аяклары да авыр йөри, шулай да акылы, зиһене ачык аның.
“Казанда яшәүче оныгым еш кайта. Йорт җирне карап тора, керләремне юып, җыештырып китә. Социаль ярдәм үзәгеннән дә килеп булышалар”, - ди ул.
Бүген Әминә апа янына Апас поселогы башкарма комитетыннан котларга килделәр. Ил башлыгы, район башлыгының тәбрикләүләрен җиткерделәр. Истәлекле бүләк белән чәчәк бәйләменә дә бик сөенде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев