Апаста яшьлек туйлары
Төбәк Черкене егете Фәнис Гыймадиев һәм Болынбалыкчы кызы Алсу Хәйретдинова Кызыл туйларын билгеләп узды.
(12 декабрь, “Апастово-информ“).
Алар районның ЗАГС бүлегендә язылышты. Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады.
Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев