Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшьләр кавыша

Саба егете Нияз Хәлиуллин һәм Иске Әнәле кызы Диләрә Гыймадиева кавышу туйларын билгеләп узды. Алар никахларын рәсмиләштереп, гаиләләренең беренче документын алдылар.

(1 февраль, “Апастово-информ“).


Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.

Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев