Апаста яшьләр кавыша
Болынбалыкчыда яшәүче Руслан Халиков һәм Танай-Турай авылы кызы Алинә Вафина кавышу туйларын билгеләп узды.
Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштереп, парлы гаиләнең беренче документын алды.
Яратышып, сөеп кавыштыгыз,
Яшәгез гел бергә гомергә.
Тиңләсеннәр сезнең мәхәббәтне
Һич тутыкмый торган тимергә.
Алдыгызда бик зур юллар ята,
Аерылмасын кулыгыздан кул.
Туры булсын, изге булсын иде
Икәүләшеп сез башлаган юл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев