Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшьләр кавыша

Апас егете Илназ Нигъмәтуллин һәм Иске Әнәле кызы Ләйсән Җәләлиева парлы гаилә юлына аяк бастылар. Алар яшьлек туйларын билгеләп үтте.

(1 июнь, “Апастово-информ“).


Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә пар балдаклар алмашып, язылышу тантанасын билгеләп үтте. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез.
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев