Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста яшүсмерләр тату гаилә серләрен төшенә

Районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан төрле буын вәкилләре катнашында күп кенә чаралар узды. Гаилә кыйммәтен, дус гаилә серләрен яшьтән төшендерү максатыннан, “Алга” яшүсмерләр клубында да очрашу оештырылды.

(8 июль, “Апастово-информ”). 


Биредә яшүсмерләр район җитәкчелегенең, район мөхтәсибенең котлауларын, киңәшләрен кабул итте, яшь гаиләләр белән очрашты. 
Апастан Мотыйгуллиннар һәм Мөхетдиновлар гаиләләре үзләренең кавышу тарихларын сөйләде, яңа гаилә юлына аяк баскач килеп чыккан каршылыклар һәм аларны җиңү юлларына тукталды. 
Яшьләр үзләре дә викторинада катнашты һәм гаилә темасына кагылышлы сорауларга җавап бирде. 
Соңыннан кичәдә катнашучылар “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең бүләкләрен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев