Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста үзара салым ничек җыела?

Узган ел ахырында узган район референдумында быелгы үзара салымның бер кешегә 500 сум булачагы турында халык ризалыгы алынды. Улым авылда теркәлеп, гаиләсе белән Казанда яши, ул да үзара салым түләргә тиешме? Ш. Хаков. Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җавап бирә: -Үзара салымны Бөек Ватан сугышы ветераннары, көндезге...

Узган ел ахырында узган район референдумында быелгы үзара салымның бер кешегә 500 сум булачагы турында халык ризалыгы алынды. Улым авылда теркәлеп, гаиләсе белән Казанда яши, ул да үзара салым түләргә тиешме?

Ш. Хаков.

Сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров җавап бирә:

-Үзара салымны Бөек Ватан сугышы ветераннары, көндезге уку йортларында укучы студентлар, бала вакытыннан инвалидлар, коляскалы инвалидлар, аз керемле, күп балалы гаиләләр түләми дип билгеләнде. Димәк, сезнең улыгыз бу категориягә керми һәм шушы авыл җирлегендә теркәлүче буларак, 500 сум үзара салымны авылда яшәүчеләр белән беррәттән түләргә тиеш. Һәр авыл җирлеге референдумга аерым бастырып, сайлаучыларга үз бюллетенен таратты. Үзара салым акчаларының нәрсәгә тотылачагы аерымачык күрсәтелде. Бу сумма тикшерелеп, Казан аша расланып, дүрткә тапкырланып кайта. Үзебездән тиешлесен якын араларда җыеп бетерергә кирәк. Бу эш озакка сузылса акчалар Казаннан җирле бюджетка ел ахырында гына әйләнеп кайтуы бар, көз-кыш айларында авылларда юньләп төзеп тә, юл салып та булмаячак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев