Апастан Гөлнара Әхмәтҗанова: “Кыярларны ел саен 24 мартта теплицага күчерәм“
Гөлнара Әхмәтҗанова бакчачылык серләрен яхшы белә. Ул инде кыяр үсентеләрен тәрәзә төбендә үстереп, теплицага да чыгарырга өлгергән.
(25 марта. "Апастово-информ")
“Теплицага тирес керттек. Кайнар су сибеп, җирен җылыттык. Үсентеләрне күчергәч, шулай ук җылы су сиптек“, – ди Гөлнара.
Төнлә теплицаны үз көчләре белән җылытып алалар. Көндез теплица эче болай да җылына. Кояш карап торганда кызу хәтта. Һәвәскәр бакчачы шулай дип белдерде.
“Үсентеләр кыярланган. Ләкин беренче кыярларны өзеп ташлыйм. Сабакларның көчен алмасын өчен шулай эшлим. Кыярны 3 тапкыр чәчәм. Майда икенче тапкыр, июнь башында өченче тапкыр утыртам. Көзгә кадәр бакчада үскән кыяр ашарга исәбебез“, – диләр Әхмәтҗановлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев