Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апастан Гөлсинә әби Насыйбуллина: гомер сизелмичә дә уза икән

Апаста яшәүче Гөлсинә әби Насыйбуллина балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Аңа олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләге, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов аңа иң изге теләкләрен юллады. 
Үзе әйткәнчә, Гөлсинә әби бүген кадер-хасияттә гомер кичерә. Балалары аның өчен өзелеп тора, онык-оныкчыклар һәрчак янында. 
–Бик карыйлар, бөтен әйберем бар. Үземә һич кенә дә 90 яшь дип уйламыйм, гомер сизелмичә уза икән, – ди ул. 
Гөлсинә әби сугыш башлангач, колхоз эшенә чыга. Салам ташу, борчак йолку кебек эшләр эләгә аңа. Үгез җигеп хезмәт куйган көннәрен дә бүгенгедәй хәтерли. Аннан хәзерләүләр конторасында эшли. 
–Үгез, ат җигеп йөрдек. Станциягә иген ташыдык. Бер көнебез дә эшсез узмады, – ди әби. 
Соңрак ул ветеринария лабораториясенә эшкә килә. Биредә 40 елдан артык хезмәт итә. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев