“Апастово-информ“ урамда ташлап калдырылган битлекләр күплегенә игътибар итте
“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакциясе һәм “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе коллективлары чисталык айлыгына кушылды.
(7 апрель, “Апастово-информ“).
Районда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланып китте. Һәр хезмәт коллективы тирә-юньдәге карларны тарата, чүп-чарларны җыя. Шулай ук үзләренә беркетелгән урамнарны, юл буйларын ташлап калдырылган чүп-чарлардан арындыра.
Без үзебезгә беркетелгән Яшьләр урамында эшләдек. Башка еллардан аермалы буларак, урамда ташлап калдырылган битлекләр күплегенә игътибар иттек. Шулай ук шешәләр, тәмәке каплары да алардан калышмый. Чүп тутырган пакетларын юл кырыенда ташлап калдыручылар да бар. Чисталык һәркемнең үзеннән башлана шул. Ташлап калдыручылар азрак булса, чисталык та ныграк күзгә ташланыр иде. Кар эрү белән чын йөзебез ачыла шул.#эковесна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев