Апасыбызның чисталыгы Сездән һәм бездән тора
Район үзәге көнгә чыккач ничәмә райондашыбызны һәм бик күп кунакларны кабул итә. Танышып йөрер өчен дә, йомышы төшеп тә Апаска килүчеләр бихисап күп.
(29 август, “Апастово-информ”).
Әлбәттә, иң беренче матурлыкка һәм чисталыкка игътибар итәсең. Уңган-булган ханымнар әлеге эшкә зур өлеш кертә. Җәмилә Җамалиева, Зәйтүнә Сәмигуллина, Талия Җиһаншинаның куллары һәрчак сызганулы.
“Төп эшләүчеләр ул – Сез. Чистартып, пөхтәләп торуда, чүп үләннәреннән арындыруда хезмәтегез зур. Рәхмәт сезгә”, - диде район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гыйльфанов һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Әлеге апалар һәрчак хезмәттә. Аларның эшен бәяләсәк, күрсәк һәм һәрберебез чисталыкка өлеш кертсәк иде. Кулдагы чүпне, тәмәке төпчеген, кәгазь кисәкләрен, конфет капларын җиргә тондырып калдырганчы, безнең арттан кемдер җыячак бит, дип уйласагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев