Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Атналык йолдызнамә

Кучкар (21 март – 20 апрель) Эш, шәхси мөнәсәбәтләр, сәламәтлек өлкәсендә дә бар да яхшы булачак. Бу атнада сез үзегездә гадәттән тыш көч, дәрт сизәчәксез. Менә шул хис барлык максатларыгызга ирешергә ярдәм итәчәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Акча янчыгыгызны кысыбрак тотыгыз, финанс кыенлыклары булырга мөмкин. Вакытыгызны бушка уздырмагыз – китаплар укыгыз, мавыктыргыч кинолар карагыз, яңа белемнәр алыгыз. Озакламый аларның кирәге чыгагчак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Физик һәм рухи сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк ял итегез. Карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр, бу форсатны кулдан ычкындырмагыз. Атна сөенечләргә бай булырга охшаган.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сөйгән ярыгызга күбрәк игътибар бирегез. Ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Икегез ике нәрсәне “такылдау” тагын да катлаулырак “башваткычлар” китереп чыгара ала.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сәламәт яшәү рәвеше, даими физик күнегүләр организмыгызны бик тиз тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта рухи ял турында да онытмагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Акча мәсьәләсе җырлап алга китәчәк. Тырышып эшләсәгез сезгә бар өлкәдә уңыш елмаер. Тик акчагызны теләсә кая туздырмагыз. Хыялыгызны тормышка ашыру юлына юнәлдерегез.

Үлчәү (24 ментябрь – 23 октябрь)
Кайчандыр эшләргә теләгән уй-фикерләрегезне башкарып чыгарга кулай вакыт. Башка кешеләр сүзенә колак салмагыз. Көнләшеп, сезгә начарлык теләп әйтелгән сүзләр булырга мөмкин ул.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Май ае сезгә көтелмәгән романтик очрашу бүләк итәргә мөмкин. Гашыйк булганыгызны сизми дә калырсыз. Гаиләгезгә, аеруча өлкән яшьтәге туганнарыгызга игътибар күрсәтегез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Юлларда сак булыгыз. Юл кагыйдәләрен үтәгез. Ачуыгыз кабарган вакытта бер мәсьәләрне дә хәл итмәгез. Вак кына тоелган проблема да зур бәхәсләр тудырырга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Яз – үзгәрешләр чоры. Сезгә дә тышкы кыяфәтегезне, яшәү рәвешегезне үзгәртергә вакыт. Чәч кистереп кайтсагыз гына да үзегезне яңача хис итәрсез. Атнаны үзегезгә багышлагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кул эшләре белән шөгыльләнү өчен шәп атна. Гаиләгез, якыннарыгыз белән булыгыз: тормышыгызның иң авыр вакытында сезгә терәк алар терәк булды бит.

Балык (19 февраль – 20 март)
Аңлашылмаучанлыклардан качарга тырышыгыз. Шулай иткәндә гаиләгездә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем итәчәк. Иҗат өлкәсендә эшләүче Балыклар бу атнадан баштан аяк үз дөньясына чума алачак.

ЧЫганак: https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_185978

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/woman-in-glasses-and-red-beret-enjoys-blossoming-of-sakura-lady-in-cashemere-sweater-smiling-portrait-of-brunette-outside_13012542.htm#fromView=search&page=1&position=2&uuid=8be0630c-3fad-42b2-a30e-e3e95806a298

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев