Австралия кунагы Сафия ханым белән очрашу
Гәрчә гомеренең аз гына вакытын Апас суын эчеп үскән, бүгенге көндә чит төбәклэрдә районыбыз данын танытып, йолдыз булып балкыган олы шәхесләр бар. Шуларнын берсе, мөгаен барыбызга да мэгълум, Австралиядэ яшәуче Сафия ханым Вәлиева. Анын дәу этисе (әтисенең әтисе) Апас районы Урта Балтай авылында туып үсеп, 1881 елда 18 яшендэ Төркестанның...
Гәрчә гомеренең аз гына вакытын Апас суын эчеп үскән, бүгенге көндә чит төбәклэрдә районыбыз данын танытып, йолдыз булып балкыган олы шәхесләр бар. Шуларнын берсе, мөгаен барыбызга да мэгълум, Австралиядэ яшәуче Сафия ханым Вәлиева.
Анын дәу этисе (әтисенең әтисе) Апас районы Урта Балтай авылында туып үсеп, 1881 елда 18 яшендэ Төркестанның мәркәзе булган Өремче шәһәренә барып урнашып абруйлы шәхес булып җитешә. Аның төпчек улы Салихның хәләл җефетенең әтисе Әхмәтнәҗип Сафин да -Татарстаннан, Кукмара районының Арпаяз авылыннан чыккан кеше була. Алар башка мөһәҗир татарлар белән берлектә Өремче шәһәренең нигезен киңәйткәннәр. Мәчетләр салганнар, шифаханәләр, театрлар, клублар, мәктәпләр ачканнар. Соңрак Салих әфәнде Вәлиев (Сафия ханымның әтисе) гаиләсе белән Австралиянең татарлар яши торган Аделаида каласына барып төпләнә.Анда да алар милләттәшләребезнең тормышларын матурлау өчен зур көч куялар, төпле үрнәкләр күрсәтәләр. Һәм менә хәзергә кадәр аның башкарган эшләренең дәвамчысы булып, татар телен, милләтен күтәрү өстендә аның тугыз баласы зур көч куялар. Аларның берсе Сафия ханым Вәлиева. Инде 20 ел дәвамында Аделаида шәһәреннән Казаныга һәм районыбызга да даими килеп йөрүче әлеге мөхтәрәм зат, төрле илләр арасындагы рухи илче вазыйфасын да башкара сыман. Шушы көннәрдә генә ул янәдән үзләренең нәсел «байлыгы» коллекциясе белән казанның Кремль урамында урнашкан Татарстанның милли музеенда булды. "Татар мөһәҗирләре: Вәлиевлар гаиләсе"исеме астында узган күргәзмә-очрашуга районыбыздан "Туган якны өйрәнү" музее директоры Рәмис Ногъманов, Урта Балтай авылыннан җирле үзидарә башлыгы Рифкать Хәбибуллин, китапханәче Рузалия Хисамова, авылның хәзрәте Азат әфәнде, остабикә Мөнирә Гиззатуллиналар һәм шушы авылда туып ускән башка якташлар да катнашу бәхетенә иреште. "Без бу кичәгә бик горурланып, ашкынып килдек,-дип суз башлады Рифкать әфәнде.Безнең як данын ерак Австралияләргә барып таныткан якташыбыз янга безне бөтен авыл халкы бергә озатып калдылар. Бабаларыгызның туган туфрагын онытмавыгыз, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә,-дип истәлекле буләкләр дә тапшырды ул Сафия ханымга. Ә Рәмис әфәнде исә гармунында матур көй сыздырып очрашуны тагын да ямьләндерде.
Кургәзмәдә Сафия ханым иҗат иткән китаплар,картиналар,аның әнисе Фатыйма ханымның 20нче гасырда бирнәгә алып килгән намазлык, чаршаулары, чигүле тастымаллары, бастырган паласлары белән берлектә гаилә альбомыннан күпсанлы фотосүрәтләр дә куелган иде. "Безнең нәселебез өчен бик кадерле, кыйммәтле булган әлеге әйберләребезне мин чын күңелдән милли музейга тапшырам "дип белдерде Австралия кунагы.
Искиткеч җанлы, кызыклы, мавыктыргыч булып узды әлеге кичә. Әйтерсең лә бирегә туганнар җыелышкан иде.Һәркем үзенең горурлык хисен, уй-теләкләрен әйтергә ашкынып торды.Фән Вәлиәхмәтов, Фәнир Галимов, Зөхрә Сәхәбиева, Кытайдан килгән татар егете Базарбай Бикчәнтәев башкарган туган як, әниләр, сагыну турындагы җырлар да Сафия ханымның шигырьләренә язылган җырлар иде.
"Чит төбәкләрдә бик күп йөрдем һәм һәркайда татарларны барлыйм,-дип чыгышын башлады язучы Разил Вәлиев. Һәм шуны әйтә алам, татар булмаган бер генә төбәк тә юк, һәм искиткеч нәрсә шул, чит илдәге татарлар арасында бер генә гади кеше дә юк: алар барысы да данлыклы, олы шәһесләр.Диспедәге "борчаклар"кебек алар безнең милләтебезне тулыландырып, берләштереп торалар,- диде ул.
Чын күңелдән бердәм, олы җанлы милләтебез, Апасыбызны яктырткан йолдызлар белән горурланып таралыштык без бу очрашудан.
Энҗе Гизятова
Казан-Апас
12.09.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев