Авыл уңганнарының җиңе һәрчак сызганулы
Тәүгелде авылыннан Фәнис абый Гыймадиев армиядән кайткач туган ягында төпләнеп калырга уйлый.
(4 июнь, “Апастово-информ“).
Иң элек Каратунда асфальт чыгару заводында эшли. Агрофирма оешкач, авыл хуҗалыгы өлкәсенә күчә. Биредә төрле хезмәтләр башкара. Кышын фермада маллар ашатуда катнаша, җәйләрен исә кырда хезмәт итә. Бүгенге көндә үзенең “ЗИЛ“ы белән агу ташып тора.
“Егетләребез әйбәт, җитәкчеләребез эшне оештыра белә. Ярдәшләшеп, аңлашып эшлибез. Авылда эш бетми инде ул. Җиңнәребез һәрчак сызганулы“ , – диде үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев