Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыр югалту

80нче яшендә якташыбыз, Татарстан Республикасының элеккеге Арбитраж суды рәисе Сәлахов Рәшит Ислам улы вафат.

Сәлахов Рәшит Ислам улы 1941 елның 17 декабрендә Караборнаш авылында туа. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 1973 елдан 1986 елга кадәр ТАССР Югары суды әгъзасы, ә 1993 елга кадәр Казанның Совет район суды рәисе була.

1993 елда Рәшит Сәлахов Татарстан Югары суды рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1996 елдан 2011 ел ахырына кадәр ТР Арбитраж суды рәисе вазифасында эшли.

Ул Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы, Татарстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Рәшит Ислам улы гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган ягы белән элемтәсен өзмәде. Ул һәрдаим кайтып йөрде, төрле мөһим чараларда катнашты, якташларга мөмкин кадәр ярдәм кулы сузды. Ул һәркемнең дә күңеленә ярдәмчел, олы җанлы, изге кеше буларак кереп калды.

Сәлахов Рәшит Ислам улының вафаты барыбыз өчен дә авыр югалту. Аның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Сәлахов Рәшит Ислам улы туган авылында җирләнде. Тыныч йокла, хөрмәтле якташыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев