Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Һай, тешнең сызлаулары…

Теш сызласа бар дөньяң онытыла, күзгә берни күренми башлый. Ничек кенә шул теш дәвалау бүлегенә керим дә, авыртудан котылыйм икән дип, калтырый башлыйсың. Күпме генә ике кулыңны битеңә тотып утырма, ахыр чиктә барыбер табибка чабасың…

(25 май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).



Район үзәк хастаханәсенең теш дәвалау бүлегендә тәҗрибәле, белемле, үз һөнәренең остасы булган табиблар халыкка хезмәт күрсәтә. Узган ел коллектив яшь белгечләр белән дә тулыланды. Алар да бик тиз райондашларның ышанычын яуладылар. Шуларның берсе - Апас кызы Инзилә Шәрәфуллина. Районда эшли башлавына әле күптән түгел генә булса да, халык аны яратып өлгерде. Куллары талмасын, шундый йомшак карый, дип мактыйлар үзен. Яхшы табиб сүзе белән дә дәвалый, дип юкка гына әйтмиләрдер. Инзилә яшь белгеч булуына да карамастан, пациентлар белән уртак телне дә тиз таба, ачык, якты йөзе белән дә дәвалый. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт медицина университетына теш табибына укырга кергән ул. Аны уңышлы гына тәмамлап, ике ел ординатурада белем алган. Шул ук вакытта Казанда үзенең хезмәт юлын башлаган.
“Теш табибы булырга кечкенәдән хыялландым. Табибә булып эшләүче апама сокланып үстем. Шуңа да химия фәнен аеруча тырышып үзләштердем, ниһаять хыялым тормышка да ашты, хезмәтемне бик яратам, - дип сөйли яшь белгеч.
Инзилә бүгенге көндә тешләрне дәвалап кына калмый, ә хастаханәгә кайтарылган яңа, заманча җиһаз ярдәмендә аларны профессиональ чистарту хезмәтен дә башкара. Эшләргә барлык мөмкинлекләр булуына сөенүен яшерми. Дәвалау үзенчәлекләре белән безне дә таныштырып үтте.

Тешне дәвалау ысуллары

Стоматология бүлегендә профессиональ гигиена ысулын кулланалар, тешләрдәге кариесны, камашларны, каналларның ялкынсынуын дәвалыйлар. Табиблар белдергәнчә, пульпит, периодонтит, пародонта кебек авырулар еш очрый.
Профессиональ гигиена кебек ысулны әле яңа гына куллана башлаганнар. Ул өч этаптан тора. Башта ультратавыш ярдәмендә тешләр ташлардан чистартыла, аннары тешкә җыелган капламалар (налет) алына, соңгы этапта тешнең минераль составына фтор матдәләре кертелә. Бу дәвалау ысулы тешне төрле авырулардан саклап калырга ярдәм итә.

Кариес - теш авыртуның төп сәбәбе

Теш авырулары төрле булса да, теш сызлауның беренче сәбәбе булып - кариес санала. Кариес ничек барлыкка килә соң? Башта тештә кара тап хасил була. Ул тешнең эмален ашый. Әлеге тап тирәнәеп, тешнең үзәгенә үтеп керә, анда ризык валчыклары тула һәм теш бар нәрсәне тоя башлый. Шуннан соң, төрле авырулар барлыкка килә. Тешнең нервасы үлә һәм тамыры какшый. Бу тешне төшүгә китерә. Теш тамыры астына үлек тә җыелырга мөмкин. Боларны булдырмас өчен тешне сызлый башлагач ук дәваларга, ягъни, пломба салырга кирәк. Кариеслы теш бөер, ашкайнату органнарына зыян салырга мөмкин. Ревматизм һәм бронхиаль астма кебек авыруларга да сәбәп булуы ихтимал.

Тешең нык булсын дисәң…

Тешләр бозылмасын дисәң, камырлы яисә татлы ризыклардан тыелырга кирәк. Күбрәк алма, кишер кебек яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне ашау отышлы булыр. Алар витаминнарга да бай, тешне чистартуның бер ысулы да булып тора. Балык, сөтле ризык, ит, йомырка, эремчек кебек ризыклар да организм өчен файдалы. Тешләрне ике мәртәбә - иртә һәм кичен чистарту киңәш ителә. Авыз куышлыгында микроблар калмасын өчен төрле төнәтмәләр белән чайкарга була. Салкыннан соң кайнар, кайнардан соң салкын әйбер ашау - шулай ук эмальгә зарар китерергә мөмкин. Теш сызласа-сызламаса да, табибка елга ике мәртәбә күренергә кирәк. Сәламәт булыгыз, тешләрегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев