Айдар абый-командир
Быел Дәвештәге "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге территориясендә корылган җәйге палаткалы шәһәрчек җитәкчесе Айдар Хәйруллин хезмәттәшләре-мәктәпләрнең тормыш иминлеге, беренчел хәрби әзерлек укытучылары белән дустанә эшләде. Бирегә ике көнлек хәрби җыенга килгән ир балалар-булачак солдатлар белән ул хәрби хезмәт еллары истәлекләре белән уртаклашты. Район үзәгендәге Батырлар мемориалының Дәвеш наратлыгындагы күчерелмәсе янында хәрби-патриотик...
Быел Дәвештәге "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге территориясендә корылган җәйге палаткалы шәһәрчек җитәкчесе Айдар Хәйруллин хезмәттәшләре-мәктәпләрнең тормыш иминлеге, беренчел хәрби әзерлек укытучылары белән дустанә эшләде. Бирегә ике көнлек хәрби җыенга килгән ир балалар-булачак солдатлар белән ул хәрби хезмәт еллары истәлекләре белән уртаклашты. Район үзәгендәге Батырлар мемориалының Дәвеш наратлыгындагы күчерелмәсе янында хәрби-патриотик темага сөйләшүләр, каравылда тору, автоматтан ату, солдат боткасы пешерү, төрле ярышлар һәм яңа дуслар балалар күңелендә бик озак сакланачак әле.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев