Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Айрат Фәррахов: Авырлыкларга карамастан, Татарстан үсеш бюджеты булдырды

Татарстан хакимияте пандемиягә карамастан, бизнеска һәм халыкка булышуын дәвам итә, диде парламентарий.

(25 декабрь, “Апастово-информ”).


Быел Татарстан барлык таләпләрне дә лаеклы рәвештә узды һәм төбәк үсешенә юнәлдерелгән бюджет булдыра алды. Моңа республика хакимиятенең ритмлы һәм эзлекле гамәлләре ярдәмендә ирешелде. Бу фикерне Татарстан Президентының йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белдерде.
Ул Рөстәм Миңнехановның берничә ел республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары белән йомгаклау матбугат конференциясе уздыруын билгеләп үтте.
«Бу һәрвакыт ихласлылык һәм матбугат чаралары белән гади телдә аралашу», — диде Фәррахов.

Парламентарий республика узган айларның барлык таләпләрен дә уңышлы үтте, диде.

«Әйе, Татарстан бюджеты дефицит белән кабул ителде. Әмма бу тотрыклы икътисадның тотрыклы бюджеты бу өлкәдә диверсификация уздыру барлык йөкләмәләрне башкарып чыгуны гарантияли», — диде Айрат Фәррахов.

Депутат белдерүенчә, башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстан мондый катлаулы чорда киләсе елда төбәкне үстерү өчен акча туплый алды, дип өстәде.

«Бу катлаулы ел бюджеты гына түгел, ә үсеш бюджеты да. Ул эшмәкәрләргә, балалы гаиләләргә, әниләргә һәм халыкның башка катламнарына сизелерлек ярдәмне күздә тота. Шуның белән беррәттән торак төзелеш күләме дә зур — болар бик мөһим», — дип йомгаклады Айрат Фәррахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев