Азат Фазлыев: "Яшәтәсе килде сине-әни!!! Тик, булмады..."
Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе кайгылы хәбәр белән уртаклаша:
Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсе зур югалту кичә. Кичә кич Азатның әнисе Зөлфирә ханым бакыйлыкка күчкән. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
− Яшәтәсе килде сине ӘНИ!!! Тик, булмады... Син дөньяда иң сабыр, иң көчле, – мәрхәмәтле ӘНИ!!! Яратабыз сине!!! Гафу ит, тырыштык.... Ләкин киттең... ТЫНЫЧ ЙОКЛА, ӘНИЕМ, - дип язган ул.
Азатның тормыш иптәше Алсу да каенанасың үлеме турында хәбәр итә.
− Бик күп еллар барган авыруыннан соң, кичә кич әни вафат булды...
Бик көчле рухлы, яшим дип, балалар, оныклар дип яшәде... Без, балалар, булдырганча, көчебездән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык... Син бик күпләргә урнәк булырлык булдың! Зинһар, үпкәләп китмә. Син мәңге куңелләрдә❤️! - дип язган Алсу әнисе турында.
Азат, Алсу, сезнең тирән югалту кайгыгызны уртаклашабыз. Әниегезгә булган чиксез мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен барыбыз да күреп, белеп, ишетеп тордык. Ул сезнең гамәлләрдән риза-бәхил булып киткәндер... Якын кешегезнең урыны Җәннәттә булсын!
Азалия Гыйльметдинова
ЧЫГАНАК: http://www.syuyumbike.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев