Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Багыш авылында яшәүче Рифкать бабай Хикмәтов тормышына сөенеп яши

Рифкать бабай 90 яшьлек юбилеен каршылады.

(26 октябрь, “Апастово-информ”).


Рифкать бабайга туган көне уңаеннан олы хөрмәт күрсәтелде. Аңа Ил башлыгының һәм район башлыгының Котлаулары ирештерелде. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да юбилярны җылы тәбрикләп, күчтәнәчен тапшырды.
-Сәламәтелегем мактанырлык булмаса да, бирешмәскә тырышам. Тормышыма сөенеп гомер итәм. Җитәкчеләргә дә рәхмәтем зур. Бүгенге имин, мул тормыш яшьлегебездә безгә тәтемәде, картлыгым хөрмәтле булганына шөкер итәм,- ди Рифкать бабай.
Рифкать бабай гомере буе колхозда хезмәт куйган. Өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә улы Гомәр абый белән гомер итә ул. Казанда яшәүче кызы Гүзәлия апа да игътибарыннан калдырмый.
Рифкать бабай үзе дә әле егетләр кебек. Хәрәкәтчән, актив тормыш алып бара. Үзе ашарга да пешереп куя, ишегалдындагы терлекләрен дә карап керә. Урамнарга чыгып, тирә-күршеләр белән дә аралашырга ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев