Бакчада ничә сәгать эшләргә ярый?
Билсез калмас өчен шушы киңәшләргә колак салыгыз!
Көннәр җылыта, димәк, бакчачылар өчен иң кызу чор башлана. Ял көннәре җитүгә бакчада эшләр гөрли, кемдер түтәл казый, чәчә, утырта, тирә-якка мунча, шашлык исе тарала. Барысы да ял көннәрендә бакчадагы эшләрне җиңеп чыгарга тырыша. Кайсы якка башыңны борсаң да, чүгәләгән, яртылаш бөгелгән һәм башын түбән игән кешеләр бакчада чокына.
Табиблар белдерүенчә, бакчачыларның шулай урталай бөгелеп, чүгәләп, баш иеп эшләве йөрәк өянәге, инфаркт һәм инсульт китереп чыгарырга мөмкин дә инде. Статистика буенча, ел саен май аенда, кешеләр бакчаларында тир түккән вакытта, йөрәк-кан тамырлары авырулары артып китүе күзәтелә.
Әгәр озак вакыт башны түбән иеп эшләсәң, кан йөреше бозыла, ә ул артериаль кан басымы күтәрелүгә, аңны югалтуга һәм инсультка китерергә мөмкин. Озак вакыт чүгәләп утыру да кан басымы сикерүгә һәм гипертоник кризга кадәр барып җитүгә сәбәпче була. Билнең, тезләрнең авыртуы турында әйтеп тә торасы юк.
Бакчадагы авыр эш бигрәк тә умыртка сөягенә зыян китерә. Күпләр бу чорда остеохондроз, радикулит һәм бүсер белән җәфалана башлый.
Шулай да борчылырга ашыкмагыз, фәнни тикшеренүләр күрсәтүенчә, бакчада җай гына эшләү сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Моның өчен көненә өч сәгатьтән дә артык эшләмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев