Бала балалар бакчасына эләкмәгән очракта акча алу мөмкинлеге бар
Доцент Парфенов бала балалар бакчасына эләкмәгән очракта, россиялеләрнең компенсация алырга хокукы бар, дип белдерә.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россиялеләр дәүләт балалар бакчасында бала өчен урыннар булмаганда, компенсация алырга хокуклы, дип сөйләде дәүләт һәм муниципаль идарә буенча эксперт, С. Ю. Витте исемендәге Мәскәү университеты доценты Кирилл Парфенов «Прайм» агентлыгына.
Эксперт сүзләренчә, түләүләр региональ характерда, аларны алу шартлары һәр субъектта төрле. Мәсәлән, Пермьдә ярдәм кечкенә балалары булган барлык гаиләләргә дә кагыла, ә Мәскәү өлкәсендә урыннар булмаган өчен компенсация түләү турындагы карарны җирле үзидарә органнары кабул итә. Мәскәүнең үзендә, шулай ук Санкт-Петербургта компенсация түләнми.
Парфенов Россия субъектларында компенсация күләме дә төрле, дип белдерә. Компенсация һәм аның күләме турындагы мәсьәләне ачыклау өчен, җирле үзидарә органнарының тиешле бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип киңәш бирә эксперт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев