Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши”

Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була.

Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши. 
–Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 2 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә, – диде Галия апа. 
Галия апа һәрчак яшь буын белән очрашып, аларга киңәшләрен биреп яши. Укучылар да аның өендә еш кунак. Алар киләләр, йорт эшләрендә булышалар, волонтерлык ярдәме күрсәтәләр. 
Галия апа Гыйззәтуллина 9 Май бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова район башлыгының җылы теләкләрен ирештерде. Яшь буын исә йорт эшләрендә дә булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев