Балачак шатлыкта узсын
Опекада исәптә торган балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү, балалар тәрбиясендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү максатыннан район комиссиясе кабат рейдларга чыкты.
(12 ноябрь,“Апастово-информ“).
Опека, социаль яклау, мәгариф бүлеге белгечләре ата-аналар белән төрле темаларга сөйләштеләр. Террорга, экстремизга каршы көрәш, кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы, коронавирустан саклану чаралары кебек бүгенге көндә актуаль булган темаларга әңгәмәләр үткәрделәр. Шулай ук, тәрбия-уку мәсьәләләренә дә игътибар ителде. Ата-аналарга да, балаларга да аңлатма кәгазьләре таратылды. Балалар булган биналарда янгыннан кисәтү җайланмаларының барлыгы тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев