Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар да чәчәк утырта

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы коллективы “Агач утырт!” акциясендә актив катнашты.

 Алар һәм нәниләр көче белән 1 атна элек бакча территориясендә 300 төпкә якын матур чәчәкләр дә утыртылды. 
-Үсентеләрнең күбесен иртә яздан тәрәзә төбендә үзебез үстердек,-ди Алия Нуриева. Биредәге хезмәткәр Әмир Гыйниятуллин исә бакча тирәсендә унга якын яшел чыршы утыртылуын белдерде. 
- Балалар уен мәйданчыгы периметры буенча 50 төптән артык пихта агачы да утыртачакбыз, -ди мөдир Гүзәлия Гәрәева. 
Балалар бакчасын төзекләндерү дәвам итә. Аның диварлары җылытылып, матур калай сайдинг белән тышланачак. Биредәге “Дельфиннар” бассейн-фонтанын моннан ун көн элек ачтылар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев