Балалар да, өлкәннәр дә канәгать
Авыл балалар белән ямьле дип юкка гына әйтмиләр. Безнең Зур Күккүз авылы нәниләре дә бакчага сөенә-сөенә йөриләр. Апас кызы Ландыш Гафурова бакча мөдире булып эшли башлагач, бакчабыз яңа сулыш алды. Хәзер биредә төрле кызыклы чаралар үтә. Һәр бәйрәмдә әти-әниләр, дәү әниләр катнашалар. Балалар һәр чарага үз куллары белән төрле рәсемнәр...
Авыл балалар белән ямьле дип юкка гына әйтмиләр. Безнең Зур Күккүз авылы нәниләре дә бакчага сөенә-сөенә йөриләр. Апас кызы Ландыш Гафурова бакча мөдире булып эшли башлагач, бакчабыз яңа сулыш алды. Хәзер биредә төрле кызыклы чаралар үтә. Һәр бәйрәмдә әти-әниләр, дәү әниләр катнашалар. Балалар һәр чарага үз куллары белән төрле рәсемнәр ясап бүләк итәләр. Өлкәннәр көне, Әниләр көне дә зурлап билгеләп үтелде. Биредә озак еллар эшләп лаеклы ялга киткән ветераннар да чакырылды. Очрашып, үткәннәрне барлап, балаларның чыгышларын карап бик күңелләре булып утырдылар. Бакча коллективының эшеннән без бик канәгать һәм рәхмәтле.
Әти-әниләр.
Зур Күккүз авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев