Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Балам кулларымда "янып" үлде..."

31 яшьлек хатын баласының яман шеш авыруы белән көрәшүе турында Интернет челтәрендә язма бастырган. Бу хакта ул "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Балаңны югалту - әти-әни өчен иң авыр кайгыдыр ул. Кызганычка каршы, бу кайгы безнең гаиләгә дә төште. Кызыма ике яшь тулгач, табиблар аның баш миендә яман шеш авыруы тапты. Беренче диагноз буенча дәваланырга мөмкинлек бар иде.

Эх, газиз балакаем... Нинди генә авылыклар күрмәде ул. Ике операция, химиятерапия һәм башкалар.

Шунысы кызганыч, аларның файдасы булмады.

Баламның соңгы ике ай гомере барысы өчен дә авыр булды. Ул минем кулларымда "янып" үлде. Мондый зур кайгы һәр кешене урап узсын иде. Хәзер ирем белән янә бала табарга куркыта. Белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Бәлки, психологлар ярдәм итә алыр...", дип язган ул.

Фото: pexels.com сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-06-11/balam-kullarynda-yanyp-lde-2838292

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев