Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Батыр егетләребезгә бердәмлегебез белән көч өстик

✅Реквизитлар: 2200 5301 9339 6843 ( Ак Барс Банк картасы номеры) ✅Альберт Ильдарович Г. «Помощь мобилизованным» дип тамгаларга.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле бездән читтә булган егетләргә, аларның гаиләләренә күп кенә ярдәм чаралары оештырылды. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары җәмәгать оешмасы тәкъдиме белән мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм җыю бу көннәрдә кабат яңарды. 
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә кадерле улларыбыз, абыйларыбыз, кечкенә балаларыбызның әтиләре катнаша. Алар барысы да безнекеләр. Алар - без җылы өйләрдә, кайнар ризыклар ашап, тынычта яшәгәндә читтә батырлык үрнәге күрсәтүче райондашларыбыз! Батырларны кайгырту, кыю егетләребезгә ярдәмебез аша туган як җылысын җиткерү, игътибар, хөрмәт күрсәтү – безнең бурычыбыз! Бер йодрык булып берләшеп, әлеге ярдәмебезнең мәгънәсен, савабын аңлап, хәлдән килгәнчә булышлык күрсәтсәк иде. Егетләргә булган кайгыртуыбыз, җылы мөнәсәбәтебез аларга чит җирләрдә тагын да көч, сабырлык өстәр, исән-сау кайту көнен якынайтыр. 
Югарыда күрсәтелгән карта номеры аша акча күчерергә мөмкин. Телеграммда махсус төркем булдырылган. Биредә һәр күчкән акча, җыелган ярдәм, сатып алынган һәм тапшырылган әйберләр хакында фотолар белән хисап ясалачак. 
Ярдәм итәргә теләп тә, акчаларны кая күчерергә белмәүчеләр бар. Әлеге хәбәрне тарату, үз битләрегезгә дә алып кую сорала. 
 
Тамчыдан күл җыела диләр. Изге эштән читтә калмыйча, һәркөн игелек кылып яшик. Егетләрнең читтә безнең киләчәгебез өчен өлеш кертүләрен онытмыйк! Без бергә булганда көчле! 
✅Реквизиты для сбора: 
2200 5301 9339 6843 (номер карты Ак Барс Банк) 
 
✅Альберт Ильдарович Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев