Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсхиев Фәһим Гани улы 95 яшьлеген каршылады
Райныбызның иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе - Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев туган көне уңаеннан Котлаулар кабул итте.
(15 ноябрь, “Апастово-информ”).
Сугышчан юлы аның 18 яшендә Свердловск өлкәсендә башлана. Биредә 6 ай дәвамында хәрби күнекмәләр ала. 1944нче елның маенда аларны Псков шәһәренә җибәрәләр. Шуннан аңа фронтның иң кайнар нокталарында булырга туры килә. Полк штабында элемтәче, аннан топограф, Эстония чикләрендә снайпер булып хезмәт итә, Курляндия якларында көрәшә. Дошман тылында бомба явы астында да кала. Бөек Җиңүне ул Рига якларында каршылый.
Фәһим абый бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Гомере буе хәрәкәттә, хезмәттә булган ул. Әле дә һәр көнгә сөенеп яши. Моңаю, боегуның нәрсә икәнен дә белми. Зиһене әйбәт, үз аягында йөреп тора.
“Дәү әтиебез безгә һәрчак үрнәк булды. Без аның тормышка фәлсәфи карашы, аның көчле рухлы булуы белән горурланабыз. Гомере буе ул тормыштан зарланмады, бер чиргә дә бирешмәскә тырышты. Бүген дә аллага шөкер, кәефе күтәренке”, - ди оныгы Айгөл.
Бүгенге көндә ветеран төпчек улы Рашат тәрбиясендә гомер кичерә. Килене Кәүсәриянең кайгыртучанлыгын тоеп яши. Балалары, оныклары игътибардан калдырмыйлар. Янына кайтып хәлен белешеп торалар.
Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин ветеранны өенә барып котлап кайткан. Рәсәй Президентының, район башлыгының Котлауларын ирештергән, истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев