Белешмәне район эчке эшләр бүлегенә килмичә генә алып буламы?
Сорауга район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Гатауллин җавап бирә. -Бүген район халкы өчен аерым белешмәләрне www.gosuslugi.ru сайтында теркәлү узып Бердәм Функциональ Үзәк аша да (МФЦ) алу мөмкинлеге бар. Моның өчен Апасның Октябрь урамы, 46 нчы йортта урнашкан бинага килеп электрон гариза бирү дә җитә. Бер үк...
Сорауга район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Гатауллин җавап бирә.
-Бүген район халкы өчен аерым белешмәләрне www.gosuslugi.ru сайтында теркәлү узып Бердәм Функциональ Үзәк аша да (МФЦ) алу мөмкинлеге бар. Моның өчен Апасның Октябрь урамы, 46 нчы йортта урнашкан бинага килеп электрон гариза бирү дә җитә. Бер үк вакытта үз паспортыгызны күрсәтергә һәм паспортыгызның тутырылган битләренең күчерелмәләре кирәк булачак. Бу төр хезмәт күрсәтү өчен дәүләт пошлинасы алынмый. Сезнең гаризагыз гадиләштерелгән тәртиптә каралачак. Суд җаваплылыгына тартылмау, җәза үтәү вакыты, җинаять эше туктатылу кебек белешмәләрне гражданнарга чиратларда тормыйча гына тиз вакытта алу мөмкинлеге Россия Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан 2011 елда булдырылды. "Дәүләт хезмәте күрсәтү" порталында Апас районы эчке эшләр бүлеге, Татарстан эчке эшләр министрлыгының 16. mvd ru сайтларында бу турыда тулы мәгълүматлар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев