Бер апаслыны Интернет мошенниклары алдаган
-Оныкларым Интернетны бик яхшы белә минем, "Авито" дигән бер җиренә миңа хәзер кирәге калмаган инвалид коляскасын юнь генә бәягә сатам, дип бер белдерү биргәннәр, шуның аркасында бер айлык пенсиямнән колак кактым...-дип сүз башлады районның Б. авылыннан прокуратурага кабул итүгә килгән 65 яшьлек әбекәй.-Шул пенсия акчаларымны урлаган бәдбәхетләрне тотып төрмәгә япсагыз,...
-Оныкларым Интернетны бик яхшы белә минем, "Авито" дигән бер җиренә миңа хәзер кирәге калмаган инвалид коляскасын юнь генә бәягә сатам, дип бер белдерү биргәннәр, шуның аркасында бер айлык пенсиямнән колак кактым...-дип сүз башлады районның Б. авылыннан прокуратурага кабул итүгә килгән 65 яшьлек әбекәй.-Шул пенсия акчаларымны урлаган бәдбәхетләрне тотып төрмәгә япсагыз, башкаларга гыйбрәт булмасмы...
-Соң апа, "Йолдыз" ны алдырасызмы? Интернет аша кәсеп итеп, шундый алдакчы-караклар турында әле яңа гына язып чыктылар, сак булырга, алданмаска өндәп торабыз,-дим мин дә аны чын күңелемнән кызганып.-Җинаять эше кузгатачакбыз, әлбәттә, тик андыйларның эзенә төшүе генә менә бик авыр...
-Укыгын идем дә, акчага кызыктым шул. Белдерү куелып, 1 сәгать дигәндә миңа шалтыраталар. Бер хатын-кыз өзгәләнепме-өзгәләнә:
-Ирем авариягә эләкте, күтәрәмгә калды бичаракай. Алам сезнең колясканы, бәясен дә артыгы белән түлим. Белдерүгезне Интернеттан кире алып куегез әле. Андый коляскалар хәзер бик дефицит, башкаларга ышандырмагыз. Акчасын менә хәзер үк күчереп куям,-дип сайрый гына. Үзем дә аның башыннан кичкәннәрен тыңлый-тыңлый күңелем тулып елап җибәрдем.
Шуннан әйтә бу:
-Апа, сез пенсиягезне кайсы банктан аласыз соң, карточка беләнме,-ди.-Пин-кодын беләсезме?
-Хәтерем яхшы, Аллага шөкер, менә шундый банк, менә шундый номерга сал сеңелем акчаңны,-диюемне сизми дә калдым. Бүген-иртәгә карточкага күчәчәчәк пенсия акчама кушып, балаларыма зуррак бер әйбер алырмын, дип ниятләп тә куйдым.
Ике көннән Апаска килгәч, банкоматтан пенсиямне алмакчы булам-акча бирми, чек чыгара. Анда болай дип язган-сезнең счет бикләнгән, акчагыз алынган...
-Ә коляска?
-Тора шулай тузан җыеп, берәрсенә кирәкмиме икән, бушка бирергә ризамын...
Интернет мошенниклары кармагына кабу өчен чиратта кем?
Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев