Бер мунчадан 3 мәет, Апаста түгел...
Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанның бер районында мунчада ис кабып, ике бала белән бергә олы кешенең фаҗигале үлеме турында сөйләделәр. Ел дәвамында Татарстанда коры үлән яндыруның 1751 очрагы теркәлгән. Аларның барысы да вакытында сүндерелгән. Басуларда эскертләр, теземнәргә салынган салам-печәнгә, тиешсез җирләрдәге чүплекләргә ут төртү очраклары космостагы ясалма иярченнәр аша теркәлгән....
Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанның бер районында мунчада ис кабып, ике бала белән бергә олы кешенең фаҗигале үлеме турында сөйләделәр.
Ел дәвамында Татарстанда коры үлән яндыруның 1751 очрагы теркәлгән. Аларның барысы да вакытында сүндерелгән. Басуларда эскертләр, теземнәргә салынган салам-печәнгә, тиешсез җирләрдәге чүплекләргә ут төртү очраклары космостагы ясалма иярченнәр аша теркәлгән. Апас районында ел башыннан 16 янгын чыгу очрагы күзәтелде. Апаста һәм авылларда 25 махсус машина һәм аерым техника янгын куркынычсызлыгы сагында тора. Техниканың даими төзек һәм сугышчан әзерлектә булуын тиешенчә кайгыртыйк. Авылларда хуҗасыз йортлар тирә-юнендә чабылмаган коры үлән булу янгын чыгу һәм таралу куркынычын күпкә арттыра. Авыл җирлекләре башлыклары бу турыда онытырга тиеш түгел. Аң булыйк, сак булыйк! Ростов, Волгоград, Оренбург яклары, Ерак Көнчыгыш өлкәләре вакыйгалары Апас һәм Татарстанда кабатланмаска тиеш!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев