Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче Ана капиталы сертификаты 10 ел элек бирелгән

Нәкъ ун ел элек - 2007 ел башында - Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын бирә башлады. Шул чордан башлап аның күләме 250 мең сумнан 453 мең сумга җитте. Район пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Ана капиталын куллануның иң популяры булып һаман да торак шартларын яхшырту кала. Сертификат алучыларның 90 проценты...

Нәкъ ун ел элек - 2007 ел башында - Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын бирә башлады. Шул чордан башлап аның күләме 250 мең сумнан 453 мең сумга җитте.
Район пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Ана капиталын куллануның иң популяры булып һаман да торак шартларын яхшырту кала. Сертификат алучыларның 90 проценты аны торак өчен кулланган. Иң мөһиме, сертификат алырга, соңыннан кулланырга гаризаны Пенсия фонды сайтында урнашкан шәхси кабинет аша бирергә мөмкин.
Пенсия фонды исегезгә төшерә, ана капиталы программасына керергә россиялеләрнең ике ел вакытлары бар әле, ягъни сертификат алырга хокук бирүче бала 2018 елның 31 декабренә кадәр туарга яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта сертификатны алу һәм аны куллану вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев