Бертуган Гәрәевлар якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләр белән очрашты
Мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә булган гаиләләр янында булу, аларның хәлләрен белү чаралары дәвам итә. Бу эшкә “Апас” якташлык җәмгыяте дә үз өлешен кертә.
(20 февраль, “Апастово-информ”).
Бертуганнар Раушан һәм Ришат Гәрәевлар Тутай авылына кайтып, якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә күчтәнәчләр тапшырды. Бәдретдиновлар, Вәлиуллиннар, Бикчәнтәевлар гаиләләренең хәлләрен белде, ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
“Әнием Тутай авылыннан. Безгә бу авыл, аның халкы бик якын. Аз булса да күңел күтәренкелеге бирергә, игътибар бүләк итәргә теләдек”, - ди Раушан Гәрәев.
Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова белән берлектә һәр йортта булдылар, күңел җылысы өләштеләр.
“Игелекле егетләргә рәхмәт. Улларыбыз да исән-сау булсын, - ди Роза апа Бикчәнтәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев