Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бәхетле сез булганга

Ямьле язларның май ае, җәйләрнең июнь айлары кеше күңелендә гөрләп узган Сабантуйлар белән истә каладыр кебек. Безнең гаиләдә бу ай зур горурлык белән әти-әниебезнең яшьлек туйларын хәтерләтеп тора. 1958 нче елның 7 нче маенда безнең иң кадерле кешеләребез - әниебез Мөкәррәмә белән әтиебез Расыйх Шакировларның иң күңелле, иң истә кала...

Ямьле язларның май ае, җәйләрнең июнь айлары кеше күңелендә гөрләп узган Сабантуйлар белән истә каладыр кебек. Безнең гаиләдә бу ай зур горурлык белән әти-әниебезнең яшьлек туйларын хәтерләтеп тора.
1958 нче елның 7 нче маенда безнең иң кадерле кешеләребез - әниебез Мөкәррәмә белән әтиебез Расыйх Шакировларның иң күңелле, иң истә кала торган көннәре. Нәкъ менә шушы көнне аларга җиде күктә никах укылган. Хак тәгаләнең әмере белән: "Бу ике яшь парның никахлары бер һәм гомерлек булсын!" - дип язылгандыр. Аллага шөкер! Әтиебез белән әниебез бүген үзләренең 59 ел бергә яшәү көннәрен билгеләп үтәләр.
59 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга без - балалар гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.
Әти-әниебезнең яшьлек тормышы үзләренең гүзәл туган яклары - тырыш халкы белән дан тоткан Көлкәш авылында узды. Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр.
Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар-оныклар бәхетен күрергә язсын дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде!!!

Барлык балалары, оныклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев