Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без бәхетле җирдә син барга!

Апаста яшәүче иң якын кешебез - әтиебез Сафин Рәүхәт Рахман улы - 80 яшьлек олы юбилеен каршылый.

Без әтиебез һәм әниебез белән һәрчак горурланып, аларның искиткеч тырыш, тормыш җанлы, эш сөючән булуларына сокланып яшәдек. Әниебезне югалткач та, әтиебезгә бар күңел җылыбызны биреп, аның аз булса да, хәсрәтен киметергә тырыштык. Еллар үтә, күңел китекләнсә дә, вакыт дигән тормыш агымы җан ачысын азмы-күпме дәрәҗәдә дәвалый икән. Актив, тиктормас, гел хәрәкәттә булучы әтиебез дә кабат тулы тормыш белән яши башлады. Бүгенге көндә ул - безнең өчен олы терәк, тәҗрибә учагы булып, үзебез дә олы яшьтә булуыбызга карамастан, әле дә акыллы киңәшләре белән, тормыш серен аңлатучы иң якын кешебез булып тора.

Әтиебез бар гомерен туган ягына багышлаган. Ул зур колхоз мәктәбен үткән кеше. Заманында районыбызның иң зур хуҗалыкларының берсе булган “Гигант” колхозын җитәкләгән. Тиз арада халык белән уртак тел тапкан, хуҗалыкны үстерүдә көчен кызганмаган. Ул эшләгән елларда Зур Күккүздә клуб, балалар бакчасы һәм урта мәктәп биналары калкып чыккан. Шуннан соң, Колангы заготзерносы директоры, соңрак 5 ел сберкассада җитәкче вазифаларын башкарган. Хезмәт юлының соңгы 17 елын электр челтәрендә диспетчер булып эшләде. Кайда гына эшләсә дә, үзен абруйлы җитәкче, тырыш һәм җаваплы хезмәткәр итеп танытты. Ул Хөкүмәтебезнең күпсанлы Мактау грамоталарына да лаек булды.

Әниебез Дания белән алар ике кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстерделәр. Гомере буе әтиебез әниебезнең ышанычлы тормыш иптәше, зур терәге булды. Бүгенге көндә әтиебез без - балалары, оныклары тормышына куанып, безнең белән горурланып, сабыр гына гомер кичерә. Тормышта үз урыныбызны табып, лаеклы яшәвебез өчен без әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле.

Кадерлебез! Сине олы юбилеең, гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Ямьле җәй аенда тугангамы, синең күңелең дә шулай җылы, матур. Кояш кебек нурлар чәчәсең син тормышыбызда да. Синең кебек әтиләр бик сирәк була. Син киң күңелле, ярдәмчел, горурланырлык дәү әти дә. Һәрвакыт шулай изге күңелле булып, күңел тынычлыгында, исәнлектә, тыныч картлыкта, хөрмәтле булып, озак еллар яшә дә яшә әле!

Сине яратып, иң изге теләкләр белән – Шамиль-Гөлчәчәк, Гадел, Ясмин, Эльза, Ришат һәм Луиза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев