Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Без тарихта эзлебез

-Без үз тарихыбызны белмәсәк, аны башкалар язачак. Ә аларга чын тарихны оныттыру кирәк булуы ихтимал, Җир шарында, тугандаш Украинадагы бүгенге хәлләр моны ачык раслый түгелме?-ди Апас район эчке эшләр бүләге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан коллективта зур эшләр башкарылды. Шул исәптән, фронтовик-милиционерларны аерым барладылар. Тыл-хуҗалык эшләре бүлекчәсе...

-Без үз тарихыбызны белмәсәк, аны башкалар язачак. Ә аларга чын тарихны оныттыру кирәк булуы ихтимал, Җир шарында, тугандаш Украинадагы бүгенге хәлләр моны ачык раслый түгелме?-ди Апас район эчке эшләр бүләге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан коллективта зур эшләр башкарылды. Шул исәптән, фронтовик-милиционерларны аерым барладылар. Тыл-хуҗалык эшләре бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Гыйниятуллин аларның каберләрен барлап, зиратларда төзекләндерү эшләрен оештырды. Махсус юбилей баннерлары булдырылды. Хезмәткәрләребез балалары арасында тематик рәсем конкурсы уздырылды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова сугыш чоры елларына бәйле "Җырлыйк әле" Татарстан фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайтты. 9 май-Бөек Җиңү көненә Эчке эшләр бүлегенең диварында 1945 елда илгә җиңү алып килгән 4 фронтовикның исемнәре мәңгеләштерелде. Бүлекнең һәм Апас Туган якны өйрәнү музейларында аларга багышлап аерым стендлар ясалды.

-Һәм бу эшләр дәвамлы булачак,-ди полковник Хәбибуллин.-Мәрмәр тактага фронтовикларыбыз, милиция өлкән лейтенанты апаслы Гыйззи Сәмитов, Каратуннан капитан Хатыйп Җиһаннуров, Аюкөйдергәннән майор Риза Сәлахов, Урта Балтайдан капитан Фәттах Гаязовның исемнәре уелып язылды. Сугыш юлларын исән-имин гизеп, туган якларына кайткан ветераннарыбыз участок инспекторлары, оператив хезмәткәрләр булып озак еллар безнең коллективта эшләп, күпләребезгә остаз, киңәшче булдылар. Үз музеебызда бүген Гыйззи ага Сәмитовка багышланган махсус стендта аның сугышчан орден-медальләре, тыныч тормышта тынгысыз хезмәтен бәяләгән күпсанлы дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре, киемнәре, фронттан язган хатлары бар. Бу ел ахырына кадәр калган 3 фронтовикның да шундый ук күргәзмә-стендларын булдырачакбыз. Тарихыбызны бүген яхшы белмәсәк, киләчәгебез булмаячак, бездән соң киләчәк яшь буынны тәрбияләүдә бернинди дә вак-төяк булырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев