Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Безгә ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен олы рәхмәтебезне ирештерәбез

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм ярдәм кулы сузган барлык апаслылар исеменә Рәхмәт хаты килеп иреште.

(21 нче февраль, “Апастово-информ”)


29660 нчы хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты алу барлык райондашлар өчен дә горурлык булды.
“Хөрмәтле Айрат Габдулхакович, Апас районы халкы! Безгә ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Айрат Габдулхакович, сез киң күңелле, олы йөрәкле кеше! Мобилизацияләнгән райондашларыгызның хәлләрен сорашып, кирәк әйберләрен булдырып, һәрвакыт ярдәм итеп торасыз. Туган якта безне яратканнарын һәм югары бәяләп исән-имин кайтуны теләп торучы якыннарыбыз барлыгын белеп тору зур бәхет! Шундый зур ярдәм килеп торганда без Җиңү яулап кайтырга бурычлы. Туган якларда очрашырга язсын! Киләчәктә дә бердәм һәм бергә булып, ярдәмләшеп торыйк!”, - дип язылган Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев