Биештә “Иң яхшы класс җитәкчесе“н ачыкладылар
5 февральдә Биеш урта мәктәбендә класс җитәкчеләре арасында «Кеше тәрбияләү-2019» һөнәри осталык бәйгесенең район туры узды. Тәҗрибә уртаклашу, яңа алымнар белән бүлешү, осталыгыңны үстерү әлеге бәйгенең максаты булып тора. Бәйгедә төрле мәктәпләрдән иң-иңнәр катнашты.
Алар барысы да зур стажга һәм олы тәҗрибәгә ия. Бәйге 2 өлештән торды. Иң элек укытучылар тормыштагы һәм хезмәтләрендәге карашлары белән таныштырырга тиешләр иде. Икенче өлештә тәрбия өлкәсендәге программаларын якладылар.
Каратун мәктәбенең математика укытучысы Резидә Кәлимуллина да бәйгедә катнашып, үз мөмкинлекләрен сынап карарга уйлаган.
–Мин 36 ел буе үз һөнәремне яратып башкарам. Хәзерге вакытта Каратун урта мәктәбендә 10 “Б“ классын җитәклим. Уку йортын бетереп кайтканнан бирле, математика фәнен укытам. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган идем, хыялым тормышка ашты. Бу бәйгегә мин хезмәттәшләремнең эшләрен күрү һәм башкалар белән тәҗрибә уратаклашу максаты белән килдем, – диде ул.
Фирая апа Хисамова Биеш мәктәбендә рус телле балаларга татар теле серләрен төшендерә. Ул да бәйгегә бик ныклап әзерләнгән.
–Ярый әле укытучы булганмын. Балалар янында мин үземне бик бәхетле саныйм. Бәйгедә катнашу – үзеңне башка яктан ачарга ярдәм итә, – ди ул.
Районыбызның укытучылары бар да сәләтле, һәммәсе тәҗрибәле. Жюри аларның һәрберсенә мактау сүзләрен яудырды.
Диана Сираҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев