Биюче һәм биергә өйрәтүче апа
Апас сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Раилә Хисамова белгечлек алгач та туган төбәгенә эшкә кайтты. Менә берничә елдан бирле ул балаларга бию серләрен өйрәтә. Ул җитәкләгән "Ритм" хореография төркеменең уңышлары шактый инде. Быел бу төркем "Созвездие-Йолдызлык 2017"нең зона турында диплом белән бүләкләнде. "АRТ-БУА 2017" регионара бәйгедә лауреат, Казан шәһәрендә халык биюләре...
Апас сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Раилә Хисамова белгечлек алгач та туган төбәгенә эшкә кайтты. Менә берничә елдан бирле ул балаларга бию серләрен өйрәтә. Ул җитәкләгән "Ритм" хореография төркеменең уңышлары шактый инде. Быел бу төркем "Созвездие-Йолдызлык 2017"нең зона турында диплом белән бүләкләнде. "АRТ-БУА 2017" регионара бәйгедә лауреат, Казан шәһәрендә халык биюләре буенча узган фестивальдә "Фестиваль өмете" номинациясендә махсус призга ия, "Шома бас" республикакүләм бәйге кысаларында узган зона турында бәйге дипломанты булдылар. Сәнгать мәктәбендә узган чыгарылыш кичәсендә дә укучылары, әти-әниләр аңа иң изге теләкләрен юлладылар, биюче кызлар исә, киләчәктә югары белем алып биюче апалары кебек туган төбәкләренә эшкә кайтырга вәгъдә бирделәр.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев