“Бәхетлеләр отар инде“
Ташламалы чорда язылучылар арасында 3 газета укучыбыз йомырка сала торган тавыклар отты.
(17 ноябрь, “Апастово-информ“).
Әлмәндәрдән Фәнис һәм Дилбәр Сираҗиевлар ихата тутырып мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Тавыкларны алар бүләк буларак кабул иттеләр.
“Узган елларда газетага язылучылар бүләкләр ота дип карый идек. Бу юлы почтальон Эльмира Хафизова ярдәме белән без дә катнашырга булдык. “Бәхетлеләр отар инде, безгә булмас“, – дип тә уйлап куйдык. Интернеттан тавыкларның үзебезгә чыгуын күреп шатландык“, – диде Дилбәр Сираҗева.
Сираҗиевлар хат ташучы Эльмира Хафизова хезмәтеннән дә канәгать булуларын белдерделәр.
“Һәр көнне вакытында газета-журналларны тарата. Халык белән аңлашып эшли. Түләүләр вакытында да булыша“, – диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев