Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйруллин Зиннәт Кәлимулла улы 100 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте

Ут-сулар кичкән, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал, Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы Зиннәт ага Хәйруллин бик күп котлаулар, изге теләкләр кабул итте, бүләкләргә, чәчәкләргә күмелде.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә барып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын ирештерде, шәхсән үз исеменнән җылы теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Зиннәт Кәлимулла улына Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновтан да котлау телеграммасы килде.

“Хөрмәтле Зиннәт абый, сезгә хезмәтегез, Бөек Ватан сугышында катнашып, Илебезнең җиңүенә өлеш керткәнегез өчен бик зур рәхмәт. Сезгә карап безнең киләсе буыннар да тәрбияләнә. Алар Сезнең батырлыкка, тормыш һәм хезмәт юлыгызга сокланалар, үрнәк алалар. Исәнлек-саулык, тагын да озын гомерләр насыйп булсын, хөрмәтле ветераныбыз”, - диде район башлыгы.

Зиннәт аганы котларга “Яшь гвардиячеләр”, “Яшь армиячеләр”, “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары, хезмәтттәшләре – район туган якны өйрәнү музее, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее хезмәткәрләре, Морзалар урта мәктәбе килде.

“Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин да җылы фикерләре аша тәбрик итте.

“Зиннәт абый, сине бар халык хөрмәт итә. Безгә һәрчак акыллы киңәшләреңне биреп торасың. Зур Җиңү алып кайтып, безгә якты, тыныч тормыш бүләк иттең. Хөрмәтле, ихтирамлы булып яшәргә дә, яшәргә әле сезгә”, - диде Таһир Ибраһимов.

Зиннәт абый Хәйруллин 1941 елның 25 августында фронтка китә, беренче сугышчан чыныгуны Мәскәү янында барган сугышларда ала.

Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Сугышны Балтыйк дингезе янында Кингсберг шәһәрендә тәмамлый. Хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта.

Зиннәт ага Ватан сугышының 1-2 дәрәҗә, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Зиннәт ага яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшә. 1948 елдан 1972 елга кадәр Шәмбалыкчы сигезьеллык мәктәбендә, 1973 елдан Морзалар урта мәктәбендә география, астрономия фәннәрен укыта, пенсиягә чыкканчы завуч булып эшли.


Лаеклы ялга чыккач авылдашлары Россиянең Халык артистлары Ф. Насретдинова һәм Б. Вәлиева музеен оештыруга керешә. 1993 елдан 2010 елга кадәр бу музейнының директоры булып эшли.


Хәзерге вакытта Зиннәт ага Хәйруллин җәйләрен Шәмбалыкчы авылында яши, кыш көне Казандагы фатирына китә.

Бүген дә камил акыллы, яхшы хәтерле, зиһенле әле ул ветеран. Үткәннәр хакында озаклап сөйли ала. Тарихны, үткәннәрне яхшы белүе, тормышны яратуы белән сокландыра. Әле дә иҗаттан аерылмый. Район газетасы “Йолдыз”га язмаларын юллый.

“Мин тормышымнан бик канәгать. Зурлап килгән җитәкчеләргә, хезмәттәшләремә, яшь буынга зур рәхмәт. Балаларым бик тәрбияли. Оныкларым янымнан өзелми. Авыл халкы да гел хәлемне белеп тора”, - диде Зиннәт ага.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Зиннәт абый өчен концерт программасы да әзерләп килгән иде. Алар ачык һавада җыр-моңнарын, матур биюләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев