Болгаерлылар карачкы якканда таҗлы вирусның китүен теләгән
Кече Болгаер авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган Нәүрүз бәйрәме барлык авылны гөрләтте.
(23 март, “Апастово-информ“).
Бәйрәмдә балалар белән беррәттән өлкәннәр дә катнашты. Һава торышы матур булганга, бәйрәмдә яңгыраган җыр-моңнар, берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар аеруча да күңелгә хуш килде. Бу хакта китапханәче Гөлүсә Гайфуллина хәбәр итте.
“Борынгыдан килгән йола буенча, һәр катнашучы учакта пешкән тәмле ботка, кайнар коймак һәм тәм-томнар белән сыйланды. Бәйрәм ахырында махсус әзерләп куелган карачкы: “таҗлывируслар китсен, авырулар бетсен, эчкечелек кимесен“ дигән начар гадәтләрне теркәп яндырылды. Нәүрүз мөбәрәк булсын!“ – ди Гөлүсә Гайфуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев