Болгарга сәяхәт кылдык
Без - Дәвеш авылы мәчет картлары һәм мәчеткә йөреп дин сабагы алучы хатын-кызлар июнь аеның кояшлы, кызу бер көнендә Болгарга сәяхәт кылдык. Рамазан ае тәмамлангач борынгы бабаларыбыз ислам динен кабул иткән изге җиргә бару хыялыбыз иде. Ул көнне ай буе яуган яңгыр да туктап калды. Кайберләребезнең Болгарга алдан да барганы...
Без - Дәвеш авылы мәчет картлары һәм мәчеткә йөреп дин сабагы алучы хатын-кызлар июнь аеның кояшлы, кызу бер көнендә Болгарга сәяхәт кылдык. Рамазан ае тәмамлангач борынгы бабаларыбыз ислам динен кабул иткән изге җиргә бару хыялыбыз иде. Ул көнне ай буе яуган яңгыр да туктап калды. Кайберләребезнең Болгарга алдан да барганы бар иде. Хәзерге яңалыкларны күреп бик сокландык. Ак мәчеттә өйлә намазын укыдык, янәшәсендәге Ислам академиясен күрдек. Икмәк музее үзе генә дә ни тора бит, күреп сокланып йөрдек. Хан сараен төзеп яталар. Җәмигъ мәчете, Хан төрбәсе, Кара пулат һәм башкалар турында күп мәгълүматлар алдык. Баруы да бик уңайлы булды. Метеордан төшүгә автобус каршы алды. Теләгән урынга илтеп куя. Сәяхәтне авылыбызның имамы Фирдүс Минһаҗев оештырды. Шундый файдалы, истәлекле сәфәребез өчен без аңа бик рәхмәтле булдык.
Хәлим Садриев.
Дәвеш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев