Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Борнаш мәктәбе коллективы изге эштә

Борнаш урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына кушылды.

(2 февраль, “Апастово-информ”). 


“Илебез өчен катлаулы чорда, Ватанның иң яхшы уллары яңадан үз Ватаннары чикләрен якларга мәҗбүр булганда, СВО катнашучыларына мөмкин кадәр ярдәм итәргә телибез.


Бу эштә мәктәбебез дә актив катнаша. Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Бу көннәрдә шифалы чәйләр, маскировка челтәре әзерләү һәм мендәрләр тегү белән мәшгульбез. Хәлдән килгәнче тырышкан хөрмәтле укытучыларыбызга, техник хезмәткәрләргә, укучыларыбызга һәм әти-әниләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Изгелек җирдә ятмый, диләр. Барлык күңел җылыбызны биреп эшләгән эшләребез сугышчыларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, көч-куәт өстәсен иде. Тизрәк илләр тынычлануын телибез, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев