Борнаш урта мәктәбендә “Наркотикларга-Юк!” чарасы
Республикабызда «Дети России» дип исемләнгән комплекслы-профилактик операция үткәрелә.Әлеге чараның максаты- яшүсмерләр арасында наркоманиянең таралуын кисәтү,наркотик яки психоактив матдәләрнең зарарлы тәэсире,закон алдындагы җаваплылык турында тулырак мәгълумат бирү.Шушы уңайдан Борнаш урта мәктәбендә "Наркотикларга-Юк!" темасы астында төрле чаралар үтә. Физик хәзерлек укытучысы Хәйруллин А. ,"Наркотикларга каршы -спорт" темасы астында,5-6 класс укучылары арасында уен-ярышлар,"Хәрәкәтле...
Республикабызда «Дети России» дип исемләнгән комплекслы-профилактик операция үткәрелә.Әлеге чараның максаты- яшүсмерләр арасында наркоманиянең таралуын кисәтү,наркотик яки психоактив матдәләрнең зарарлы тәэсире,закон алдындагы җаваплылык турында тулырак мәгълумат бирү.Шушы уңайдан Борнаш урта мәктәбендә "Наркотикларга-Юк!" темасы астында төрле чаралар үтә. Физик хәзерлек укытучысы Хәйруллин А. ,"Наркотикларга каршы -спорт" темасы астында,5-6 класс укучылары арасында уен-ярышлар,"Хәрәкәтле уеннар" түгәрәгенә йөрүче башлангыч класс укучылары белән күңелле стартлар әзерләп үткәрде.10 сыйныф укучылары наркомания афәтенә каршы буклетлар әзерләде,ә 5-8 класслар арасында рәсемнәр конкурсы игълан ителде.11 ноябрь көне 5-6,10 классларда тормыш кадере,тормыш мәгънәсе турында презентация дәресләр үткәрделәр,башлангыч класс укытучылары организмга зарарлы тәэсир ясаучы матдәләрдән сак булырга өйрәтүче ,балалар өчен махсус чыгарылган мультфильм карадылар,соңыннан сыйныф җитәкчеләре әңгәмә оештырдылар."Форпост" отряды әгъзалары "Наркотиклар һәм җинаятьләр кодексы" темасына телдән журнал үткәрергә әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев