Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел Соль-Илецк курортында ял итеп буламы?

Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлләрдә, тау токымнары активлашу сәбәпле, су төбендә зур бушлыклар хасил булу куркынычы килеп чыкканлыктан, быел андагы курортның туристларны кабул итмәячәге турында пәйда булган хәбәрләр күпләрне борчуга салган иде.

Әле менә күптән түгел генә “тозлы” курортның ачылачагы турында мәгълүматлар күренгәли башлады. “Соленые озера” санаторие администрациясеннән моңа ачыклык кертүне сорадык.

“Курортның рәсми ачылу көне мәгълүм түгел әле. Әмма шуңа әзерләнәбез. Рөхсәт булгач, бу хакта хәбәр итәчәкбез”, – дип аңлатып үтелгән курорт администрациясеннән.

Tvil.ru торакны броньлау сервисы мәгълүматларына караганда, Соль-Илецк күлләре быел туристлар ял итәргә ниятләгән иң популяр күлләр рейтингына кергән. Рейтингка шулай ук Евпаториядәге Мойнакск, Голубицк күлләре, Байкал һәм Селигер эләккән.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/05/76025/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев