Быел Татарстанда җиде цифрлы суперсервис дәүләт хезмәтләре эшли башлаячак
Татарстан элемтә министрлыгы башлыгы Республикабыз халкына теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урында дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге булырга тиешлеген белдерде.
(Казан, 7нче апрель, “Татар-информ”, Аделя Зиатдинова).
2020нче елда Татарстан халкы дәүләт суперсервислары белән файдалана алачак. Бу турыда ТР дәүләт идарәсенең элемтә министры Айрат Хәйруллин “Татар-информ” агентлыгы журналисты белән әңгәмәсендә сөйләде.
“Безнең министрлык Республикабыз халкына изоляция чорында һәм гадәти “тыныч тормыш”та файдалы булачак онлайн-сервислар эшчәнлеген тормышка ашыру буенча компанияләр инициативаларын хуплап, аларга ярдәм күрсәтәчәк”, - диде министр.
2020нче елда Татарстанда министрлыкның җиде суперсервисы эшчәнлеге тормышка ашачак: “Мин төзим”, “ Минем сәламәтлегем”, Мин - укучы”, Без - ата-аналар”, “Минем күзәтүем”, “Актив гражданин” һәм “Минем субсидияләрем”.
Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, Республикабыз халкы теләсә кайсы вакытта һәм теләсә нинди урында дәүләт хезмәтләреннән файдалана алсыннар өчен, министрлык үзенең махсус карарларын эшкәртеп бетерәчәк.
Дәүләт хезмәтләренең электрон сервислары Россиядә Президентыбыз Владимир Путинның “май указлар”ы нигезендә эшләнгән “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында тормышка ашалар.
Тулаем алганда, Татарстан үзенең үсешендә цифрлы этапка керде. Якын киләчәктә цифрлаштыру - кеше эшчәнлегенең барлык тармакларына үтеп керәчәк. Нәтиҗәдә, “цифра” Республикабыз халкының яшәешен яхшыртуга файда китерәчәк. Моның өчен Татарстанда “Цифрлы икътисад” милли программа проектлары тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев