Бәйгебезнең җиңүчесе – Ислам
Иң күп лайк җыючы Ябалак авылыннан нәни Ислам Сәлахов өчен фотосессия оештырылды.
(22 июнь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“)
Күптән түгел сайтыбызда балалар арасында фотобәйге игълан иткән идек. Бәйгебездә нәни Ислам иң күп лайк җыеп, җиңүче булып танылды. Баланы бүләкләү йөзеннән, әти-әнисе белән фотосессия оештырылды.
Ислам Ябалак авылыннан. Аңа нибары яшь тә, алты ай гына. Шулай булса да, тиктормас, шаян бала ул. Әти-әнисе аны яратып “җимешем” дип дәшәләр икән. Әтисе Рамил район юллар идарәсендә хезмәт итә. Ә әнисе Ләйсән өйдә генә. Декрет ялында Исламны тәрбияли.
“Улым бик шук бала. Бер урында гына утырырга яратмый. Һаман хәрәкәттә. Беркайчан да, беркемнән дә ятсынып тормый. Балалар күрсә, әй куана инде. Урамга чыкса, күрше кызлары янына йөгерә генә. Куып та тотып булмый үзен. Хайваннарны үз итә, бик кызыксынып алар янына килә, бер дә куркып тормый. Койма аша үгезнең колагыннан да тарта әле ул“, - дип ярым шаяртып та, яратып та сөйли Ләйсән бәләкәче турында.
Фотосессиядән дә Рамил белән Ләйсән Сәлаховлар бик канәгать калганнар. Хезмәттәшебез Зилә Гатина бүләк итеп төшергән ачык, сыйфатлы, матур фотоларга бик сөенгәннәр алар.
“Бик күңелле көн булды. Үзенә күрә ял да иттек. Гаиләбез белән истәлеккә фотоларга да төштек“, - дип редакциябезгә дә рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев